+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
5 июнь 2020, 11:04

Махсус медицина караватлары ни өчен кирәк?

Уфаның 5нче клиник хастаханәсенә 50 яңа карават кайтарылды. Медицина караваты авыруларга мөмкин кадәр уңайлы һәм дөрес ятуны тәэмин итә, озак вакыт сөяк-мускул аппаратын эш хәлендә тотарга, авыруларның катлаулануларын булдырмаска ярдәм итә.

Уфаның 5нче клиник хастаханәсенә 50 яңа карават кайтарылды. Медицина караваты авыруларга мөмкин кадәр уңайлы һәм дөрес ятуны тәэмин итә, озак вакыт сөяк-мускул аппаратын эш хәлендә тотарга, авыруларның катлаулануларын булдырмаска ярдәм итә. Моннан тыш, махсус караватларга дәвалау өчен кирәкле аппаратураны тоташтырырга мөмкин.
Карават авырулар өчен уңайлы шартлар тудыра һәм табиблар бурычын гадиләштерә. Ул теләсә нинди биеклектә урнаштырылырга мөмкин, бу пациентны күчерүне җиңеләйтә.
Җиһазлар Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында кайтарылды.
Фото: proural.info сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: