+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
5 июнь 2020, 11:12

Сәләтле яшьләргә юллар ачык

"Һөнәри стажировка2.0" – "Русия – мөмкинлекләр иле" президент платформасының һәм Бөтенрусия халык фронтының уртак проекты. Ул Владимир Путинның указы белән расланган “Мәгариф” милли проект кысаларында тормышка ашырыла.

"Һөнәри стажировка2.0" – "Русия – мөмкинлекләр иле" президент платформасының һәм Бөтенрусия халык фронтының уртак проекты. Ул Владимир Путинның указы белән расланган “Мәгариф” милли проект кысаларында тормышка ашырыла.
"Русия – мөмкинлекләр иле"нең генераль директоры, Бөтенрусия халык фронтының үзәк штабы рәистәше Алексей Комиссаров сүзләренә караганда, оештыручылар проектка карата кызыксыну артуын билгели.
-Бүгенге көндә платформада 108 642 студент теркәлгән, фәнни эшләр әзерләүгә 5051 студент кереште. Бу беренче дулкын күрсәткеченнән 30 процентка күбрәк, - ди ул.
Үзизоляция режимы кертелгәнче беренче дулкын җиңүчеләре арасында түләүле стажировка үткән һәм эшкә урнашкан кешеләр бар. Хәзер күпләр дистанцион форматта практика үтә. Предприятиеләр белән мондый уртак эш нәтиҗәләренең берсе – вебинарлар һәм мастер-класслар.
Конкурсның беренче дулкыныннан соң Русиянең 55 төбәгеннән 505 студент җиңүче дип табылган. Әле эш бирүче партнерлар конкурсның икенче дулкынында кергән гаризаларны карый. Конкурста катнашучыларга стажировка үтү мөмкинлеге дә каралган.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: