+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
8 июнь 2020, 10:21

Акчаларны пандемия белән көрәшкә юнәлтәчәкләр

БРның Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы белгечләре, оешмалары “Макулатура тапшыр да агачны коткар!” девизы астында республикада макулатура җыюны оештырган.Җыелган акчалар пандемия чорында гражданнарга ярдәм итәр өчен Төбәк хезмәттәшлеге һәм үсешенә ярдәм күрсәтүнең Башкортстан хәйрия фондына юнәлтелгән. Акциягә БР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре дә кушылган.

БРның Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы белгечләре, оешмалары “Макулатура тапшыр да агачны коткар!” девизы астында республикада макулатура җыюны оештырган.
Җыелган акчалар пандемия чорында гражданнарга ярдәм итәр өчен Төбәк хезмәттәшлеге һәм үсешенә ярдәм күрсәтүнең Башкортстан хәйрия фондына юнәлтелгән. Акциягә БР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре дә кушылган.
Эклогия министрлыгы “Капкачлар ярдәмгә ашыга” экологик-хәйрия социаль проектында да актив катнашалар. Хезмәткәрләр арытаба эшкәртелүгә озатылачак пластик капкачлар җыя, җыелган акчалар исәбенә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтеләчәк. 27 кило капкачлар җыелган да инде.
Моңа охшаш акцияләр үткәрү республика халкы тормышын яхшыртуга багышланган. Республикада күптөрле экологик акцияләр һәм чаралар Владимир Путинның 2018 елдагы май указларына ярашлы булдырылган “Экология” милли проекты максатлары кысаларында башкарыла.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: lyceum3.ru
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: