+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 июнь 2020, 11:39

Виртуаль тормыш сәхнәгә дә барып җитте

Август аенда Сибайда шәһәр көне билгеләнә. Шул датага биредә Виртуаль концерт залы ачылачак.Ул ил президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.Республиканың Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Виртуаль концерт залын булдыру өчен 1 миллион сумнан күбрәк акча бүленгән. Мультимедия корылмалары сатып алынган, экран яңартылган. Яңа корылмалар ярдәмендә симфоник музыка концертларын карап кына хушланмыйсың, ә тере тавыш тыңлап хисләнәсең, диләр белгечләр.“Мәдәният” милли проекты ярдәмендә Сибайның балалар сәнгать мәктәпләренә дә музыка уен кораллары сатып алынган. Ике “Рубинштейн” фортепианосы, биш курай, концертлар өчен ике һәм өйрәнү өчен бер думбра – барысы бергә 1 миллион сумнан арткан.Әйткәндәй, май ахырында Сибайга сәфәрендә республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова шәһәрнең мәдәният учакларында барган төзекләндерү эшләре белән якыннан танышкан иде.Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/Фото: sworker.rbsmi.ru #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан

Август аенда Сибайда шәһәр көне билгеләнә. Шул датага биредә Виртуаль концерт залы ачылачак.
Ул ил президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Республиканың Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Виртуаль концерт залын булдыру өчен 1 миллион сумнан күбрәк акча бүленгән. Мультимедия корылмалары сатып алынган, экран яңартылган. Яңа корылмалар ярдәмендә симфоник музыка концертларын карап кына хушланмыйсың, ә тере тавыш тыңлап хисләнәсең, диләр белгечләр.
“Мәдәният” милли проекты ярдәмендә Сибайның балалар сәнгать мәктәпләренә дә музыка уен кораллары сатып алынган. Ике “Рубинштейн” фортепианосы, биш курай, концертлар өчен ике һәм өйрәнү өчен бер думбра – барысы бергә 1 миллион сумнан арткан.
Әйткәндәй, май ахырында Сибайга сәфәрендә республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова шәһәрнең мәдәният учакларында барган төзекләндерү эшләре белән якыннан танышкан иде.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: sworker.rbsmi.ru
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: