+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 июнь 2020, 12:02

Планда – 22 участок

Уфада Владимир Путинның 2018 елның май указларына ярашлы булдырылган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында юл хәрәкәте хәвефсезлеге арткан, дип хәбәр итәләр БРның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетында.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, соңгы өч елда башкаланың урам-юл челтәрендә 112 участок нормага китерелгән. 2020 елның юл төзелеше сезонында төрле юлларда 22 участокны тәртипкә китерергә исәплиләр.
Юл ремонтыннан тыш, шулай ук югарыда язылган милли проект кысаларында транспорт хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итәр өчен 5 урында – Трамвайная һәм Адмирал Макаров урамнары чатында, Аксаков һәм Свердлов урамнары киселешендә, Российская һәм Төньяк юл кичүе, Первомайская һәм Маяковский урамнары киселешендә, Мәҗит Гафури урамының 4 санлы йорт кырында – светофорлар куелган.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: sozh.info
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: