+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
15 июнь 2020, 11:59

Үзебезгә дә җитә, башкаларга да бирәбез!

10 июньгә Башкортстанның аграр экспорт күләме ике тапкыр арткан һәм акчалата 70 миллион доллар тәшкил иткән. 2019 елда әлеге чорда күрсәткеч 36 миллион доллар дәрәҗәсендә булган. Мәгълүматны Русиянең Федераль таможня хезмәте китерә.2020 елның гыйнварыннан маена кадәр көнбагыш мае экспорты 36,9 мең тонна тәшкил иткән. Төп импортлаучылар — Кытай һәм Төркия.

10 июньгә Башкортстанның аграр экспорт күләме ике тапкыр арткан һәм акчалата 70 миллион доллар тәшкил иткән. 2019 елда әлеге чорда күрсәткеч 36 миллион доллар дәрәҗәсендә булган. Мәгълүматны Русиянең Федераль таможня хезмәте китерә.
2020 елның гыйнварыннан маена кадәр көнбагыш мае экспорты 36,9 мең тонна тәшкил иткән. Төп импортлаучылар — Кытай һәм Төркия. АКШка 12 миллион долларлык республика шикәре экспортланган. Шикәребезне төп импортлаучылар — Казахастан белән Үзбәкстан.
Экспортлау буенча эшләр Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проекты кысаларында бара.
Фото: yanzori.rbsmi.ru сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: