Республиканың онкодиспансерына GIF-HQ190 видеогастроскопы һәм GIF-H190 тар спектрлы карау функциясе булган үтә дә ачык итеп күрсәтүче видеогастроскоп кайтарылган.
Алар “Сәламәтлек саклау” милли проектының бер юнәлеше булган “Яман шеш чирләре белән көрәш” төбәк проекты кысаларында алынган.
Видеогастроскопия – ул эндоскопия тикшерүенең бер төре. Аның ярдәмендә ашкайнату-эчәк трактының өске бүлекләренең лайлалы катламы карала. Видеогастроскоп зур мөмкинлекләргә ия, ул кирәкле урынны әллә ничә тапкырга зурайтып, ачык итеп күрсәтә. Бу инде лайлалы катламдагы үзгәрешләрне анык күрергә була дигән сүз. Ягъни HD-сурәтле югары сыйфатлы бу аппарат ашкайнату-эчәк трактындагы яман шешне вакытында ачыкларга ярдәм итә.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: health.bashkortostan.ru
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан