+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 июнь 2020, 11:27

Бинасы яңартыла, театры гына эшләсен!

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” милли проекты Башкортстанда уңышлы тормышка ашырыла.М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында һәр утыргыч синхрон тәрҗемә системасы белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта театрның директоры Иршат Файзуллин “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткән.

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” милли проекты Башкортстанда уңышлы тормышка ашырыла.
М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында һәр утыргыч синхрон тәрҗемә системасы белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта театрның директоры Иршат Файзуллин “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткән.
-Театрда эшләү тәҗрибәмә таянып, кулланылышта иң уңайлысы һәм хезмәтләндерүдә кыйммәт булмаганы, ә иң мөһиме ышанычлысы – чыбыклы синхрон тәрҗемә системасы дип әйтә алам. Әлбәттә, бездә шулай ук инфракызыл нурланыш һәм радиосигнал эшчәнлеге принцибына нигезләнгән тәрҗемә системалары да бар, - ди директор.
Хәтерегезгә төшерәбез, Гафури исемендәге театр 100 еллык юбилее алдыннан, иҗат мизгеле ачулы белән диярлек, капиталь ремонтка ябылган иде. Театр труппасы пандемия игълан ителгәнче Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының Кече залында спектакльләр куйды. Әлеге вакытта артистлар отпускта. Чир чигенеп, дөньялар иминләшсә һәм театрларга эшләргә рөхсәт бирелсә, көзен гафуричылар тамашачыларын үз биналарында сәламләячәк.
Фото: zori102.rbsmi.ru
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: