+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 июнь 2020, 12:01

104 миллион сум бүленәчәк

Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауга ярдәм күрсәтү фонды Башкортстан биргән гаризага уңай җавап бирде: Хәйбулла районының Бүребай авылында суүткәргеч системасын яңартуга 104 миллион сум акча бүленәчәк. Нәтиҗәдә, системаның куәте тәүлегенә 700 кубометрга кадәр артачак.

Проектның гомум хакы – 172 миллион сум. 34шәр миллион сум акчаны республика һәм муниципалитет казнасы бүләчәк. Эшләр 2 елга – 2020-2021 елларга исәпләнгән.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында, 2022 елга кадәр тагын да 3 районда – Ишембайда, Белоретта, Әбҗәлилдә канализация системаларын яңарту эшләре башкарылачак.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: БИ.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: