0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
19 июнь 2020, 11:55

Ниһаять, эшли башлаячаклар!

29 июньнән Башкортстанда шифаханәләргә, ял йортлары һәм спорт секцияләренә, ә 1 июльдән шәһәр яны мәктәпләре лагерьларына, 3 июльдән – мәктәп базасындагы лагерьларга эш башларга рөхсәт ителә. Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Башкортстанда яшь буынга лаеклы белем бирү һәм республикада яшәүче халыкның саулыгын саклау максатында күп эшләр алып барыла.

29 июньнән Башкортстанда шифаханәләргә, ял йортлары һәм спорт секцияләренә, ә 1 июльдән шәһәр яны мәктәпләре лагерьларына, 3 июльдән – мәктәп базасындагы лагерьларга эш башларга рөхсәт ителә.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Башкортстанда яшь буынга лаеклы белем бирү һәм республикада яшәүче халыкның саулыгын саклау максатында күп эшләр алып барыла. Бу очракта да, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, эш башлау бары тик Роспотребнадзорның бар таләпләрен үтәгәндә генә рөхсәт ителәчәк. “Таләпләр үтәлмәгән урыннарда учреждениелар ачылмаячак”,- диде төбәк Башлыгы. Таләпләр исемлегендә лагерьларда эшләячәк бар хезмәткәрләрнең медицина тикшерүен үтүе мәҗбүри булган пункт та бар. Барлыгы 10 меңнән артык анализлар эшләргә туры киләчәк.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/
Фото: БИ.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: