+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь 2020, 11:36

Яу кырында башын салганнар истәлегенә шәмнәр кабыначак

Әлеге чараны республикада ел саен кабатламакчылар.Бүген "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлекчәсе "Башкортостан" дәүләт концерт залы,"Бердәм Русия Яшь гвардиясе" оешмасы белән берлектә республиканың Милли симфоник оркестры артистлары катнашлыгында "Хәтер нуры" акциясен үткәрә.

Әлеге чараны республикада ел саен кабатламакчылар.
Бүген "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлекчәсе "Башкортостан" дәүләт концерт залы,"Бердәм Русия Яшь гвардиясе" оешмасы белән берлектә республиканың Милли симфоник оркестры артистлары катнашлыгында "Хәтер нуры" акциясен үткәрә.
Быел Бөек Ватан сугышы башлануга - 79 ел. 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ менә шул көнне 1941 елның җәендә безнең ил тарихында иң канкойгыч һәм куркыныч сугыш башланды. Бөтен ил буйлап истәлекле чаралар, төрле патриотик акцияләр уздырыла, дәүләт флаглары төшерелә, Билгесез солдат каберенә, Мәскәүнең һәм Русиянең башка шәһәрләрендәге Мәңгелек утка чәчәкләр салына.
Бүген “Башкортостан” дәүләт концерт залы каршындагы мәйданда үзенчәлекле флешмоб узачак. Акциядә катнашучылар, яшьләр патриотик хәрәкәтләрендә катнашучылар, Бөек Ватан сугышында башын салган солдатларны искә алып, дистәләрчә шәм кабызачак. Акция Бөек Ватан сугышында һәлак булган миллионлаган солдатларга җәмгыять игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
"Бу көнне Ватан өчен һәм планетада тынычлык өчен гомерләрен биргән кешеләрне искә алалар. Хәтер һәм кайгы көнендә тантаналы чаралар бөтен ил буйлап һәм аннан читтә уза. Без республикада менә шундый гадәти булмаган акция белән Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган солдатларны искә алырга һәм аларның батырлыгына хөрмәт күрсәтергә карар кылдык. Безнең үзенчәлекле хәтер акциясе республика масштабларында традицион булыр дип ышанабыз", - диде "Бердәм Русия" партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.
Әлеге чара Русия Президенты билгеләгән "Мәдәният" гомумдәүләт проектының республикада гамәлгә ашырылуының да бер билгесе булып тора.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: