+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь 2020, 11:41

Үзләрендә дә бар

Владимир Путинның май указына ярашлы тормышка ашырылучы “Сәламәтлек” милли проекты кысасында Учалы шәһәре үзәк дәваханәсе яңа маммографлы булды. Хәзер Учалы хатын-кызларына тикшеренер өчен Белоретка яки Уфага барып торырга кирәкми.

“Маммо-РП” рентгеномаммографик автоматлаштырылган аппараты сөт бизләренең төрле патологияләрен иртә стадияләрендә ачыкларга булышлык итә.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре әйтүенчә, 13,3 млн сумлык Русиядә җитештерелгән әлеге цифрлы аппарат, төбәк җитәкчесе боерыгы буенча, “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында сатып алынган.
Дәваханәнең баш табибы Рөстәм Латыйпов маммографка тест үткәрелүе хакында әйтте. Уникаль аппарат терапия корпусының цифрлы флюорография кабинетында урнаштырылган, анда пациентларны тикшерә башлаганнар да инде.
Фото: mgazeta.com
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: