+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
23 июнь 2020, 10:46

Тирә-ягыбызның чисталыгы үзебездән тора!

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында бихисап эшләр башкарыла.Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары якындагы пленар утырышта «Административ хокук бозулар турында Башкортстан кодексына үзгәрешләр кертү хакында» закон кабул итәргә ниятли. Корылтайның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, төзекләндерү өлкәсендә берничә яңа төр җаваплылык кертү һәм булган штрафларны яңадан карау тәкъдим ителә.

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында бихисап эшләр башкарыла.
Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары якындагы пленар утырышта «Административ хокук бозулар турында Башкортстан кодексына үзгәрешләр кертү хакында» закон кабул итәргә ниятли. Корылтайның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, төзекләндерү өлкәсендә берничә яңа төр җаваплылык кертү һәм булган штрафларны яңадан карау тәкъдим ителә.
Машина белән урамнарны пычраткан өчен штраф күләме гражданнар өчен 500 меңнән алып бер мең сумга кадәр, вазыйфа биләүче кешеләр өчен - дүрт меңнән алып җиде мең сумга кадәр, юридик затлар өчен егерме меңнән алып егерме биш мең сумга кадәр каралган.
Шулай ук закон проекты белән төзекләндерү өлкәсендә башка хокук бозулар өчен дә җаваплылык кертелә. Керү урыннары, пандуслар, баскычлар вакытында боздан, кардан чистартылмаса, кар һәм боз җәяүлеләргә, машиналарга комачауласа, алар хәрәкәте өчен хәвеф тудырса, штраф салыначак.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: