+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
25 июнь 2020, 02:55

Барасы килеп торыр

Быел республиканың 13 районында 15 муниципаль мәдәният объекты (клублар, китапханәләр) төзекләндерелде. Гомум алганда, ил башлыгы Владимир Путинның май указларына ярашлы «Мәдәният» милли проекты кысаларында 2024 елга кадәр 85 мәдәният объектын капиталь ремонтлау һәм төзү планлаштырылган. Бу хакта яңарак республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итте. Бу елда аякка бастырырга планлаштырылган 20 объект арасында Сибай филармониясе, 300 урынга исәпләнгән Илеш районының Ябалак авылының яңа клубы файдалануга тапшырылачак.Шулай ук Стәрлетамак шәһәренең Башкорт мәдәният колледжында, М. Гафури исемендәге Башкорт драма театрында масштаблы ремонт эшләре тәмамланачак. Дәүләт акчасына (19,4 млн сум) Зилаер районының Зилаер авылында мәдәният һәм ял үзәге төзекләндереләчәк. "Республика башлыгы ярдәме белән 2019 елдан башлап, беренче тапкыр мәдәният учреждениеләре республика бюджетыннан модернизацияләүгә субсидия ала башлады: әйтик, 2019 елда бу максат белән 135 млн сум, 2020 елда 265 млн сум бүлеп бирелгән", — дип билгеләп үтте мәдәният министры.15 объектның 9ында капиталь ремонт алдан планлаштырылган вакытка кадәр тәмамлана. Яңартылган мәдәният объектларын ачу июль-августка планлаштырылган. Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/Фото: Башинформ #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан

Быел республиканың 13 районында 15 муниципаль мәдәният объекты (клублар, китапханәләр) төзекләндерелде. Гомум алганда, ил башлыгы Владимир Путинның май указларына ярашлы «Мәдәният» милли проекты кысаларында 2024 елга кадәр 85 мәдәният объектын капиталь ремонтлау һәм төзү планлаштырылган. Бу хакта яңарак республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итте. Бу елда аякка бастырырга планлаштырылган 20 объект арасында Сибай филармониясе, 300 урынга исәпләнгән Илеш районының Ябалак авылының яңа клубы файдалануга тапшырылачак.Шулай ук Стәрлетамак шәһәренең Башкорт мәдәният колледжында, М. Гафури исемендәге Башкорт драма театрында масштаблы ремонт эшләре тәмамланачак. Дәүләт акчасына (19,4 млн сум) Зилаер районының Зилаер авылында мәдәният һәм ял үзәге төзекләндереләчәк. "Республика башлыгы ярдәме белән 2019 елдан башлап, беренче тапкыр мәдәният учреждениеләре республика бюджетыннан модернизацияләүгә субсидия ала башлады: әйтик, 2019 елда бу максат белән 135 млн сум, 2020 елда 265 млн сум бүлеп бирелгән", — дип билгеләп үтте мәдәният министры.15 объектның 9ында капиталь ремонт алдан планлаштырылган вакытка кадәр тәмамлана. Яңартылган мәдәният объектларын ачу июль-августка планлаштырылган.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Башинформ
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: