-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 июнь 2020, 02:51

Республикада сөт кухнялары арта

Сөт ризыклары җитештерүче җиденче нокта Югары Кыйгы авылында ачылачак.Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, балалар өчен сөт ризыклары җитештерүче җиденче нокта Югары Кыйгы авылында ачылачак. Бу максатлы эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.Биредәге сөт кухнясында җитештерелгән ризыклар белән Кыйгы, Дуван, Салават, Балакатай һәм Мәчетле районнарыннан 1 426 бала тәэмин ителәчәк.“Бу республиканың төньяк-көнчыгыш өлешен кече яшьтәге балалар өчен тәгаенләнгән сөт ризыклары белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук югарыда әйтелгән районнар территориясендә тулы эш атнасы режимында эшләүче тарату пунктлары ачу планлаштырыла”, — дип белдерә ведомствоның матбугат хезмәте.Фото: suharev.pressЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/ #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан

Сөт ризыклары җитештерүче җиденче нокта Югары Кыйгы авылында ачылачак.Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, балалар өчен сөт ризыклары җитештерүче җиденче нокта Югары Кыйгы авылында ачылачак. Бу максатлы эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.Биредәге сөт кухнясында җитештерелгән ризыклар белән Кыйгы, Дуван, Салават, Балакатай һәм Мәчетле районнарыннан 1 426 бала тәэмин ителәчәк.“Бу республиканың төньяк-көнчыгыш өлешен кече яшьтәге балалар өчен тәгаенләнгән сөт ризыклары белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук югарыда әйтелгән районнар территориясендә тулы эш атнасы режимында эшләүче тарату пунктлары ачу планлаштырыла”, — дип белдерә ведомствоның матбугат хезмәте.
Фото: suharev.press
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: