+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 июнь 2020, 11:13

Озакламый "Биюче торналар" ачылачак

Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда бихисап эшләр башкарыла.Уфада «Дубки» скверында «Биюче торналар» дигән яңа яктыртулы-музыкаль фонтан ачылуга әзерлек тулы куәтенә бара.

Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда бихисап эшләр башкарыла.
Уфада «Дубки» скверында «Биюче торналар» дигән яңа яктыртулы-музыкаль фонтан ачылуга әзерлек тулы куәтенә бара.
Белгечләр төзү-көйләү эшләрен алып бара: барлык җиһазларны урнаштыралар, аның эшен барлык режимнарда тикшерәләр. Болар барысы да фонтан эшли башлаганчы башкарыла.
Кичә шәһәр мэры Өлфәт Мостафин "Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш" дигән семинарда (ул урбанистика халыкара форумы кысаларында узды) хәбәр итүенчә, фонтанны ачу 30 июньгә планлаштырылган.
Фото: Олег Яровиков
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: