+1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
30 июнь 2020, 11:55

Һәр бала игътибар үзәгендә

Яңавылда инвалид балалар өчен махсус интернат ачылды.Социаль әһәмияткә ия бина 190 урын өчен эшләнгән. Яңа интернат 26 муниципалитет ихтыяҗын кәнәгатьләндерәчәк. Мәктәптә 110 педагог, тәрбиячеләр һәм башка белгечләр эшлиячәк.

Яңавылда инвалид балалар өчен махсус интернат ачылды.Социаль әһәмияткә ия бина 190 урын өчен эшләнгән. Яңа интернат 26 муниципалитет ихтыяҗын кәнәгатьләндерәчәк. Мәктәптә 110 педагог, тәрбиячеләр һәм башка белгечләр эшлиячәк.
“Монда зур тренажер залы, остаханәләр, яхшы сәхнәле зал, иркен сыйныф бүлмәләре бар. Территориядә күләгәле дүрт чатыр, йөгерү трассасы, теннис корты, баскетбол һәм волейбол уйнар өчен йомшак резин каплаулы мәйданчыклар, футбол мәйданы, хәтта белем һәм тәҗрибә эксперименталь бакча бар. Әлеге вакытта Уфада "Салют" махсус балалар өчен реабилитация үзәге төзелеше бара, шундый ук объект Сибайда планлаштырыла. Республикада үзенчәлекле һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар бик күп. Аларга булышу - минем төп приоритетым. Балалар, аларның әти-әниләре һәрчак яклауга мохтаҗ һәм алар яклаучысыз калырга тиеш түгел. Әгәр дә балалар белән вакытында шөгыльләнә башласагыз, аларга көндәлек тормыш күнекмәләрен бирсәгез, алар яшьтәшләре белән аралашсалар, киләчәктә алар яхшы һөнәр алырлар һәм безне үз сәләтләре белән гаҗәпләндерерләр ", - диде Радий Хәбиров.
Махсус белем йортларын төзү Владимир Путинның май указларына ярашлы “Мәгариф” милли проектны тормышка ашыру кысаларында башкарыла.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Башинформ
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: