+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 июль 2020, 11:21

Эшкуарларга ярдәмгә

Башкортстан микрофинанс компаниясе гомум портфелен 820 миллион сумга кадәр арттырды.Үткәрелгән капиталлаштыру аркасында 229 миллион сум күләмендә акча өстәлде. Аларның 224 миллион сумнан артыгы — федераль бюджет акчасы, дип хәбәр итте Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова.

Башкортстан микрофинанс компаниясе гомум портфелен 820 миллион сумга кадәр арттырды.
Үткәрелгән капиталлаштыру аркасында 229 миллион сум күләмендә акча өстәлде. Аларның 224 миллион сумнан артыгы — федераль бюджет акчасы, дип хәбәр итте Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова.
Компанияне капиталлаштыру Башкортстан эшкуарларына финанс ярдәмен, шул исәптән аларга ташламалы финанслауны арттыру буенча төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды.
«Кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыруны исәпкә алып, республикада кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәменең финанс инструментлары актуальләштерелде һәм тулыландырылды. Аерым алганда, Башкортстан микрофинанс компаниясе хәзер ике яңа продукт буенча эшли. Болар - банк кредитларын рефинанслау һәм контрактларны үтәү өчен микрозаймнар», - дип аңлатты ведомство башлыгы.
Башкортстан эшкуарларына финанс ярдәм керүен арттыру проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән кече һем урта бизнеска ярдәм иту буенча гомумдәүләт проект кысаларында тормышка ашырыла.
Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: