+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 июль 2020, 11:21

Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр сентябрьдә билгеләнәчәк

Кече шәһәрләрдә һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча дүртенче Бөтенрусия конкурсына 76 төбәктән 300дән артык гариза тапшырылган. Җиңүчеләр 1 сентябрьгә кадәр билгеләнәчәк, дип хәбәр итте Русия Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте.Документларга техник экспертиза 7 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Кече шәһәрләрдә һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча дүртенче Бөтенрусия конкурсына 76 төбәктән 300дән артык гариза тапшырылган. Җиңүчеләр 1 сентябрьгә кадәр билгеләнәчәк, дип хәбәр итте Русия Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте.
Документларга техник экспертиза 7 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча бәйгедә катнашуга күпме проект кертелүе билгеле булачак. Җиңүчеләр грантлар алачак, алар ярдәмендә 2021-22 елларда төзекләндерү проектларын тормышка ашыра алачаклар. Төзелеш министрлыгы коронавирус таралу аркасында конкурска гаризаларны кабул итүне бер айга - 1 июльгә кадәр озайтты.
Русия төзелеш министры урынбасары Максим Егоров билгеләп үткәнчә, катлаулы эпидемиологик хәлгә карамастан, конкурсантлар саны кимемәгән.
Бөтенрусия конкурсы беренче тапкыр 2018 елда узган. Өч ел эчендә экспертлар илнең 69 төбәгеннән 240 проект-җиңүчене сайлап алган. Барлык финалчылар паркларны, скверларны, мәйданнарны яки урамнарны төзекләндерүгә 30дан 100 миллион сумга кадәр грант алды. 2020 елда приз фондын икеләтә - 10 миллиард сумга кадәр арттырырга карар кылынды.
Конкурс “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектына керә.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Фото: ТАСС.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: