+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 июль 2020, 11:27

Операцияләр вакытында күп кан югалтудан интегүчеләр булмаячак

Онкология диспансерына яңа аппарат кайтты анос: Хәзер пациентлар операция вакытында күп кан югалтмас. Безнең илдә яман шеш авыруы бик күпләрне бакыйлыкка алып китә. Медицина көннән-көн алга атлаган чорда яшибез, шуңа күрә дә киләчәккә өмет зур. Без аны да җиңә башларбыз әле! Мәсәлән, күптән түгел Республика клиник онкология диспансерына ультратавышлы CUSA NXT аспиратор-конструкторы булдырылды.

Онкология диспансерына яңа аппарат кайтты анос: Хәзер пациентлар операция вакытында күп кан югалтмас. Безнең илдә яман шеш авыруы бик күпләрне бакыйлыкка алып китә. Медицина көннән-көн алга атлаган чорда яшибез, шуңа күрә дә киләчәккә өмет зур. Без аны да җиңә башларбыз әле! Мәсәлән, күптән түгел Республика клиник онкология диспансерына ультратавышлы CUSA NXT аспиратор-конструкторы булдырылды. Ул Владимир Путинның май указы белән расланган «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында кайтарылды. БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә ультратавыш аспираторы-диссектор онкологиядә кулланыла торган мәҗбүри аппаратлар исәбенә керә, дип сөйләгәннәр. Әлеге җиһаз Ирандиядә җитештерелгән. Онкологлар билгеләп үтүенчә, бу аппаратны озак эшләтеп тоган очракта да пациентка зыян китерү куркынычын киметәчәк. Яңа ультратавыш аспираторы-деструкторы булуы онкодиспансерда хирургик дәвалауның сыйфатын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Pixabay.ru
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: