Башкортстанның мәктәпкәчә белем бирү оешмалары федераль казнадан грант откан.
Балалар бакчаларына килеп ирешәчәк гомум акчалар күләме 2,6 миллион сум тәшкил итә. Конкурста илнең 49 балалар бакчалары җиңеп чыккан, шуларның өчесе – Уфа шәһәреннән. Болар – башкаланың – 51нче, 209нчы һәм 225нче балалар бакчалары.
Акчалар мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган әти-әниләргә ярдәм үзәкләре инфраструктурасын төзүгә юнәлдереләчәк. Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында эшләячәк Үзәкләр психологик-педагогик, диагностикалау, консультация ярдәме күрсәтү программаларын тормышка ашырачак. Консультация үзәкләренең төп максаты – әти-әниләргә ярдәм күрсәтү.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан