+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 июль 2020, 10:18

Төп игътибар - йөрәккә!

Башкортстанда йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш буенча төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә берьюлы берничә эре дәваханәне яңадан җиһазландыру планлаштырыла.Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, хәзерге заман медицина җиһазларын алучылар арасында — Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсе, Октябрьскийдагы 1нче шәһәр дәваханәсе, шулай ук Сибай һәм Нефтекама шәһәр дәваханәләре.

Башкортстанда йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш буенча төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә берьюлы берничә эре дәваханәне яңадан җиһазландыру планлаштырыла.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, хәзерге заман медицина җиһазларын алучылар арасында — Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсе, Октябрьскийдагы 1нче шәһәр дәваханәсе, шулай ук Сибай һәм Нефтекама шәһәр дәваханәләре.
Федераль бюджет акчасына барлыгы 13 берәмлек медицина җиһазы сатып алыначак. Аларның алтысы - югары технологияле, шул исәптән МРТ, КТ һәм ангиографлар.
Хәзерге вакытта 10 берәмлек җиһаз кайтартуга алты контракт төзелгән. Моннан тыш, республика бюджеты исәбенә 187 берәмлек тернәкләндерү җиһазлары сатып алу планлаштырыла.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәшкә юнәлдерелгән төбәк проектны гамәлгә ашыруга федераль һәм республика бюджетларыннан быел 861,7 миллион сум тирәсе акча бүленгән. Шуның 670 миллион сумы-федераль акчалар.
Төбәк проекты Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Башкортстанда кардиология хезмәтенең эше, пандемия шартлары кыенлыкларына карамастан, тулы күләмдә дәвам итә. Шулай ук, республикада яңа кардиохирургия үзәге төзелеше бара.
Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: