+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
8 июль 2020, 11:41

"Сияние" кинофестивале узачак

Уфада "Сияние" халыкара яшьләр кинофестивале онлайн-форматта узачак.«Мәдәният» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда күп эшләр башкарыла. Шуларның берсе - "Сияние" халыкара кинофестивален оештыру.

Уфада "Сияние" халыкара яшьләр кинофестивале онлайн-форматта узачак.
«Мәдәният» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда күп эшләр башкарыла. Шуларның берсе - "Сияние" халыкара кинофестивален оештыру.
7 июльдән 11 июльгә кадәр Уфада онлайн-форматта халыкара «Сияние» кыска метражлы кино фестивале узачак. Кинофестиваль программасында -14 яшьтән алып 25 яшькә кадәр яшь режиссерларның кыска метражлы фильмнарын карау һәм кино әһелләре һәм медиаиндустрия профессионалларыннан онлайн-класслар.
Фестивальдә катнашу бушлай.
«Без яшьләргә кинематограф өлкәсендә үз сәләтен үстерергә ярдәм итәргә һәм аларны үз шәһәребезнең, илнең һәм хәтта бөтен дөньяның иҗади тормышында актив катнашырга этәрергә телибез. Фестивальгә дөньяның 110 иленнән 3000нән артык эш җибәрелгән, шуларның 130 фильмын катнашучыларның киңәйтелгән исемлегенә сайладык. Кызганычка каршы, фестивальне онлайнга күчерергә мәҗбүр булдык, әмма бу тамашачыларның күпчелеген колачларга ярдәм итәр дип өметләнәбез», — дип билгеләп үтә «Сияние»нең программа директоры Руслан Насыйбуллин.
Фото: festagent.com
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: