+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
9 июль 2020, 11:14

Башкортстан экспортерларына – өстәмә ярдәм

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада “Башкортстан Республикасында экспорт үсеше” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.Башкортстан экспортерларына ярдәмгә өстәмә 85 миллион сум бүлү планлаштырылган. Предприятиеләрдән 55 миллион сумга заявкалар кабул ителгән дә.Моңа кадәр экспортер-предприятиеләргә проектны тормышка ашыруга республика бюджетыннан 100 миллион сум бүленгән иде.

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада “Башкортстан Республикасында экспорт үсеше” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Башкортстан экспортерларына ярдәмгә өстәмә 85 миллион сум бүлү планлаштырылган. Предприятиеләрдән 55 миллион сумга заявкалар кабул ителгән дә.
Моңа кадәр экспортер-предприятиеләргә проектны тормышка ашыруга республика бюджетыннан 100 миллион сум бүленгән иде. Аларның 80 миллионы товарларны транспортлау белән бәйле чыгымнарны кайтаруга субсидияләр бирүгә юнәлтелде.
Бүгенгә 32 компнаия белән 80 миллион сумлык 42 килешү төзелгән. Бүленгән чараларны үзләштерү 100 процент тәшкил иткән. Төбәк проектын тормышка ашыруга бүленгән калган 20 миллион сум продукцияне сертификатлау белән бәйле чыгымнарны өлешчә каплауга экпортерларга субсидияләр бирүгә юнәлтелгән.
Әле 8 компания белән 4,3 миллион сумлык 10 килешү төзелгән.
Фото: zen.yandex.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: