+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 июль 2020, 11:20

Уфа - Русиянең спорт сөюче шәһәрләр рейтингына кергән

Уфа - Русиянең иң спортлы шәһәрләре исемлегенә кергән. Моны кем тикшергән дисезме? Июнь аенда илнең эре шәһәрләрендә социологик сораштыру нәтиҗәләренә карап белгәннәр. Спорт белән шөгыльләнергә яратучыларның 70% тан артыгы COVID-19 аркасында кертелнән үзизоляция режимы чорында да шөгыльләрен туктатмаган. Аларның 57 % - өйдә, 41% - урамда спорттан аерылмавы турында хәбәр иткән.

Уфа - Русиянең иң спортлы шәһәрләре исемлегенә кергән. Моны кем тикшергән дисезме? Июнь аенда илнең эре шәһәрләрендә социологик сораштыру нәтиҗәләренә карап белгәннәр. Спорт белән шөгыльләнергә яратучыларның 70% тан артыгы COVID-19 аркасында кертелнән үзизоляция режимы чорында да шөгыльләрен туктатмаган. Аларның 57 % - өйдә, 41% - урамда спорттан аерылмавы турында хәбәр иткән. «Халкы спорт белән шөгыльләнергә яратучы шәһәрләр рейтингында беренче урында - Махачкала, икенче урында - Краснодар һәм өченчесендә - Мәскәү. Аннары Ростов-на-Дону, Казан, Новосибирск, Воронеж, Самара, Красноярск, Екатеринбург, Симферополь, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Чиләбе, Саратов һәм Уфа. Исемлекне дәвам итеп, Волгоград, Пермь, Әстерхан һәм Иваново килә», — дип билгеләп үтелә тикшерү агентлыгы сайтында. Сораштырылучыларның 54% фитнес-клубларда спорт белән шөгыльләнә, 24% — көрәш һәм йоги секцияләренә йөри. Халыкның тагын 19% саф һавада йөгерү, воркаут һәм велоспорт белән шөгыльләнүне өстен күрә һәм шул рәвешле бу ил башлыгы Владимир Путин тарафыннан кертелгән «Демография» милли проекты күрсәткечләрен арттыра.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: