+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 июль 2020, 11:31

Башкалада ял итәр урыннар арта

Уфаның Ленин районындагы “Волна” паркында күләмле реконструкция эшләре дәвам итә.Хәтерегездә булса, әлеге паркны үзгәртеп кору эшләре 2018 елда ук Владимир Путин указын тормышка ашыручы “Торак һәм шәһәр мохите” милли проект кысаларында башланган иде.

Уфаның Ленин районындагы “Волна” паркында күләмле реконструкция эшләре дәвам итә.
Хәтерегездә булса, әлеге паркны үзгәртеп кору эшләре 2018 елда ук Владимир Путин указын тормышка ашыручы “Торак һәм шәһәр мохите” милли проект кысаларында башланган иде.
Подрядчы оешма вәкиле Эдуард Остапчук сүзләренә караганда, парк мәйданы ике тапкырга зурайган. Анда җәяүлеләр йөрер өчен урын да, балалар һәм спорт мәйданчыклары, пластик читле хоккей тартмасы, чыгыш ясау өчен сәхнә барлыкка килгән.
Шулай ук барлык тиешле коммуникацияләр үткәрелгән стационар бәдрәфләр урнаштырылган.
–Монна тыш, паркта уникаль автошәһәрчек барлыккә киләчәк һәм анда балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә алачак, – ди Эдуард Остапчук.
Мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга аерым зур игътибар бүленгән. Киләчәктә андгы буаны һәм аның ярларын матурлау эшләре дә планлаштырылган.
Чыганак һәм фото: mgazeta.com
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: