+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 июль 2020, 11:27

Бәләкәчләр дә, инвалидлар да онытылмаган

Башкортстанда "Мәдәният " гомумдәүләт проектын тормышка ашыру дәвам итә.Аның кысаларында Благовар районының үзәк китапханәсендә капиталь ремонт тәмамланып килә. Төп үзенчәлеге - виртуаль экскурсияләр кылырга мөмкин булачак.

Башкортстанда "Мәдәният " гомумдәүләт проектын тормышка ашыру дәвам итә.
Аның кысаларында Благовар районының үзәк китапханәсендә капиталь ремонт тәмамланып килә. Төп үзенчәлеге - виртуаль экскурсияләр кылырга мөмкин булачак. Моннан тыш, биредә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен барлык уңайлыклар да бар.
Күпчелек китаплар өчен яңа стеллажлар тәгәрмәчләр белән җиһазланган Мондый җиһазлар җиңел хәрәкәт итә һәм тематик чаралар үткәрү өчен урын булдыруга мөмкинлек бирә.
Ә иң кечкенәләр өчен балалар зонасы оештырылачак, анда таучыклар, коры бассейн һәм өстәл уеннары булачак. Өлкәнрәк балаларны китапханәгә виртуаль чынбарлык технологиясе ярдәмендә җәлеп итәргә җыеналар.
«Мәдәният» гомумдәүләт проекты буенча китапханәне тулысынча яңартуга 15 миллион сум бүленгән. Сүз уңаенда, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлыклар да каралган. Керү юлында пандус урнаштырылган, ишек яңаклары киңәйтелгән һәм аерым санузел ясалган. Күрү буенча инвалидлар өчен уку залында Брайль шрифты язылган тифлокомпьютер барлыкка киләчәк. Хезмәткәрләр бирегә килүчеләр саны ике тапкыр артыр дип ышана.
Фото: bashnews.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: