БР Сәламәтлек саклау министры Маским Забелин соцчелтәрләрдә төбәкнең стоматология тармагындагы яңалыклар турында бәян итте. Шунда ук оста теш табиблары кирәк булуын да билгеләде. Гомумән, республикада бу тармакта нинди яңалыклар бар?
«Министрлык эшчәнлегенең кайсы юнәлешендә дә төп бурыч – республикада медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту. 2019 елда 211 стоматологик корылма һәм 3 һәм 7 санлы балалар стоматология поликлиникаларына 2 компьютер томографы кайтарып урнаштырдык. Агымдагы елда шәһәр дәваханәләренә дүрт цифралы ортопантомограф, бер радиовизиография аппаратын кайтарып кулланышка тапшырдык.
Авыз куышлыгы яман шешен иртәрәк ачыклау өчен 54 аутофлуоресцент стоматоскопия аппаратын кайтардык.
Июнь уртасыннан медицина оешмаларына 170 данә стоматологик корылма кайтартылды.
Республика поликлиникасында компьютер томографиясе эшкә кушылды».
Министр белдерүенчә, тиздән Уфаның 3 санлы балалар поликлиникасы өчен күчерелеп йөртелүче стоматологик модуль һәм республика районнары өчен дүрт шундый ук модуль кайтартылачак.
«Минем стоматология хезмәтенең матди-техник базасын ныгыту буенча бүгенге отчетым һәм төп проблема аны хәл итүдә катнашырлык кешеләргә адреслана. Хөрмәтле коллегалар, без Башкортстанның төрле почмакларында көтелгән квалификацияле кадрларны эзлибез”, – дип язган Максим Забелин.
Бу җитди мәсьәләләр “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан