+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
16 июль 2020, 11:33

Үзизоляция спортка киртә була алмый

Уфа Русиянең спорт яратучы шәһәрләре исемлегенә керде.Бу хакта республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә июньдә Zoom Market бәйсез тикшеренү агентлыгы үткәргән социологик сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр иттеләр.

Уфа Русиянең спорт яратучы шәһәрләре исемлегенә керде.
Бу хакта республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә июньдә Zoom Market бәйсез тикшеренү агентлыгы үткәргән социологик сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр иттеләр.
Респондентларның 70 проценттан артыгы сүзләренә караганда, COVID-19 пандемиясе аркасында кертелгән үзизоляция режимы вакытында алар спорт белән шөгыльләнүдән туктамаган. Аларның 57 проценты — өйдә, 41 проценты урамда спорт белән шөгыльләнгән.
- Спортны нык яратучы шәһәрләр Махачкала, Краснодар һәм Мәскәү булды. Аннары Дондагы Ростов, Казан, Новосибирск, Воронеж, Самара, Красноярск, Екатеринбург, Симферополь, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Чиләбе, Саратов, Уфа, Волгоград, Пермь, Әстерхан һәм Иваново килә, — дип билгеләп үтә тикшеренүчеләр.
Сораштырылучыларның 54 проценты фитнес-клубларда спорт белән шөгыльләнә, 24 проценты — көрәш, кроссфит һәм йога секцияләренә йөри. Респондентларның тагын 19 проценты саф һавада йөгерү, воркаут һәм велоспорт белән шөгыльләнүне өстен күрә, шул рәвешле «Демография» гомумдәүләт проекты күрсәткечләрен арттыра.
Үткәрелгән сораштыру күрсәткәнчә, русиялеләрнең 3 проценттан артыгы футбол һәм хоккей белән шөгыльләнә. Әйтергә кирәк, 2018 елда бу күрсәткеч 2 процент иде. Социаль сораштыру илнең 20 шәһәрендә шәхси интервью ысулы белән үткәрелгән. Барлыгы 2,2 мең респондент тавыш биргән.
Искәртеп узабыз: элегрәк AliExpress Русия һәм ResearchMe тикшеренү агентлыгы аналитиклары үзизоляция чорында Башкортстанда яшәүче респондентларның 21 проценты спорт белән гадәттәгедән күбрәк шөгыльләнә башлавын ачыклаган иде.
Фото: budetezdorovy.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: