+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 июль 2020, 11:27

Балалар бакчалары грант алачак

Конкурс сайлап алуында Уфа, Бөре, Баймак, Стәрлетамак район һәм шәһәрләренең мәктәпкәчә белем бирү оешмалары катнаша.“Балалы гаиләләргә ярдәм” федераль проектын тормышка ашыруны тәэмин итү максатында юридик берәмлекләргә субсидия формасында федераль бюджеттан 2021 елда грантлар бирүгә Башкортстан Республикасы муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын төбәк конкурс нигезендә сайлап алуга йомгак ясалды.

Конкурс сайлап алуында Уфа, Бөре, Баймак, Стәрлетамак район һәм шәһәрләренең мәктәпкәчә белем бирү оешмалары катнаша.
“Балалы гаиләләргә ярдәм” федераль проектын тормышка ашыруны тәэмин итү максатында юридик берәмлекләргә субсидия формасында федераль бюджеттан 2021 елда грантлар бирүгә Башкортстан Республикасы муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын төбәк конкурс нигезендә сайлап алуга йомгак ясалды.
Бу чара Владимир Путинның май указы белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Агымдагы елның 10 июлендә узган комиссия утырышында Уфа, Стәрлетамак, Бөре, Баймак районнарыннан килгән мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 9 заявкасы һәм Республика психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәге гаризасы каралды.
Федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грантлар бирүгә конкурс сайлап алуында катнашу өчен Русиянең Мәгариф министрлыгына документлар җибәреләчәк.
Фото: smile7.edu-rb.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: