Быел Башкортстанда Республика клиник онкодиспансерында һәм башка медицина оешмаларында онкоавыруларга ярдәм күрсәтүне яхшырту өчен 88 берәмлек яңа медицина җиһазы сатып алу планлаштырыла. Бу "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Онкологик авырулар белән көрәш" федераль проекты кысаларында эшләнә.
Республикага 19,4 миллион сумлык үпкәләрне ясалма вентиляцияләүнең дүрт аппараты, наркоз-сулыш аппараты (7,4 миллион сум), ультратавыш гармонияле скальпель (1,8 миллион сум), видеобронхоскоп (3,3 миллион сум), экспресс-лаборатория өчен гематологик анализатор (4,9 миллион сум) һәм башка җиһазлар кайтты. Техниканың бер өлеше Стәрлетамак, Нефтекама, Белорет, Күмертау дәваханәләренә урнаштырыла.