+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 июль 2020, 11:33

«Ирәндек моңнары» чакыра!

Быел ул кайда узачак?Башкортстанда онлайн-оештыру комитетында башкорт җырын башкаручыларның «Ирәндек моңнары» Төбәкара конкурсының тәгаен вакытын билгеләделәр. Быел ул 21-22 август көннәрендә Сибайда узачак.Бәйгедә 7-16 яшьлек балалар, 17-65 яшьлек үзешчәннәр, 17-45 яшьтәге һәвәскәр җырчылар катнаша ала.7-16 яшьлек балалар арасында бәйге 10 августта онлайн режимда бер турда узачак.

Быел ул кайда узачак?
Башкортстанда онлайн-оештыру комитетында башкорт җырын башкаручыларның «Ирәндек моңнары» Төбәкара конкурсының тәгаен вакытын билгеләделәр. Быел ул 21-22 август көннәрендә Сибайда узачак.
Бәйгедә 7-16 яшьлек балалар, 17-65 яшьлек үзешчәннәр, 17-45 яшьтәге һәвәскәр җырчылар катнаша ала.
7-16 яшьлек балалар арасында бәйге 10 августта онлайн режимда бер турда узачак.
Үзешчәннәр һәм һәвәскәләр арасында конкурс ике турда уза:
I тур –10-11 августта онлайн режимда;
II тур 21 августта, анда I турдан узучылар катнаша.
Гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү Сибайның үзәк мәйданында 22 августта узачак.
Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм видеоязмалар https://im.sibaytv.ru сайтында 5 августка кадәр кабул ителә.
Оештыру мәсьәләләре буенча 8 347 289 65 50 телефоны буенча, Сибайның мәдәният бүлегенә 8 (34775) 2-30-90, 2-28-97 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.
Җыр бәйгесе “Мәдәният” милли проекты кысаларында уздырыла.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: