0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
21 июль 2020, 11:29

Мәктәпләр автобуслы булды

Әбҗәлил, Бәләбәй, Ярмәкәй, Учалы районнарының биш мәктәбе директоры «ГАЗ-Next» маркалы 6 яңа автобус ачкычлары алды. Барлык автобуслар да ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS спутник навигациясе аппаратурасы белән җиһазландырылган, салон өстәмә җылыту миче һәм тахографлар белән җиһазландырылган. Шулай ук балаларны озатып йөрүче өлкәннәр өчен дә урыннар каралган. Мәктәп автобуслары төбәк бюджеты акчалары исәбеннән сатып алынган.

Алынган транспорт ярдәмендә укучыларны мәктәпкә кадәр алып бару өчен яңа маршрутлар ачылачак.
Яңа уку елы башына мәктәп директорларына тагын 38 уңайлы автобус тапшырылачак.
Русия Президенты билгеләгән "Мәгариф" гомумдәүләт программасы укучыларга уңайлы шартлар тудыруны да күз уңында тота. Республика бу җәһәттән бик күп уңышларга иреште дә инде.
Фото:education.bashkortostan.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: