Предприятиеләр үз хезмәткәрләрен яңадан укытуга акча алачак.
Бу акчаны Ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр алачак.
Программаның төп максаты - хезмәт базарының нәтиҗәлелеген арттыру.
- Быел "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" проектында катнашучы оешмаларның 310 хезмәткәрен әлеге программа буенча яңадан укыту, квалификациясен күтәрү планлаштырыла. Хезмәткәрләрне укыту чараларын гамәлгә ашыруга каралган финанс күләме - 21,2 миллион сум, - дип белдерделәр республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта субсидия бирүгә республиканың 5 предприятиесеннән гаризалар бирелгән.
Фото; riac34.ru сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан