+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 июль 2020, 10:57

Табибларны эшкә ничек җәлеп итәргә?

Бүген Башкортстанның медицина учреждениеләрендә 52 меңгә якын медицина хезмәткәре эшли: аларның 14 меңе – табиблар, 37 меңе – урта медицина белеменә ия булган хезмәткәрләр.Сер түгел, медицина өлкәсендә эшләүчеләрнең күбесе дәүләттән социаль ярдәмгә мохтаҗ. Бу уңайдан ил президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында белгечләргә социаль ярдәм чаралары карала.

Бүген Башкортстанның медицина учреждениеләрендә 52 меңгә якын медицина хезмәткәре эшли: аларның 14 меңе – табиблар, 37 меңе – урта медицина белеменә ия булган хезмәткәрләр.
Сер түгел, медицина өлкәсендә эшләүчеләрнең күбесе дәүләттән социаль ярдәмгә мохтаҗ. Бу уңайдан ил президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында белгечләргә социаль ярдәм чаралары карала.
Мәсәлән, “Земский фельдшер” программасына ярашлы, 2020 елда ФАПларга эшкә баручы фельдшерларга 500 мең сумнан алып түләүләр бирелә.
“Земский доктор” программасы буенча үзәк район дәваханәсенә эшкә килүче табибларга 1 миллион сум түләүләр карала. Июнь башына 20 кешегә мондый түләү бирелгән.
Дефицит белгечләргә ярдәм итү программасы да бар. Җәй башына 17 кеше аның буенча акча алган.
Әйткәндәй, бу программалар “Сәламәтлек” милли проектына кергән “Башкортстан республикасы сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү” төбәк проектына карый. Алар табиблар җитешмәү мәсьәләсен хәл итүне максат итеп куя.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: golos-khleboroba.ru
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: