0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
24 июль 2020, 10:29

Авыл табибларына дәүләт ярдәм итә

Әлегә республика медицина учреждениеләрендә 52 меңгә якын хезмәткәр, шул исәптән 14 меңнән артык табиб һәм урта медицина белеме булган 37 мең персонал эшли.Агымдагы елда авылларда эшләүче медицина хезмәткәренә социаль ярдәм күрсәтү максатларында түбәндәге программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә:— "Земский фельдшер"

Әлегә республика медицина учреждениеләрендә 52 меңгә якын хезмәткәр, шул исәптән 14 меңнән артык табиб һәм урта медицина белеме булган 37 мең персонал эшли.
Агымдагы елда авылларда эшләүче медицина хезмәткәренә социаль ярдәм күрсәтү максатларында түбәндәге программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә:
— "Земский фельдшер" — ФАПларга эшкә килгән фельдшерлар 500 мең сум күләмендә акча алачак;
— "Земский доктор" — Үзәк район хастаханәләренә эшкә килгән табибларга бер миллион сум күләмендә компенсация түләүләре бирелә (июнь башына 20 кеше түләүләр алды да инде);
— дефицитлы белгечлекләр табибларына ярдәм программасы (июнь башына 17 кеше түләүләр алган).
Медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм күрсәтү Владимир Путинның май указлары белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Фото: health.bashkortostan.ru сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: