+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
27 июль 2020, 10:27

Башкортстан икенче урында!

Башкортстан Идел буе федераль округында казнадан финанслау күләме буенча икенче урында тора. Быел безнең республикага милли проектларны тормышка ашыру өчен 30 млрд сумнан артык акча бүленгән, шуларның 2,5 млрд.ы – дәүләт казнасыннан. Бу былтыргы ел белән чагыштырганда артыграк.

7,5 млрд сумнан артык акча юлларны төзекләндерү һәм төзү, мәгариф һәм мәдәният объектларының техник базасын ныгыту, шулай ук кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларында уңайлы яшәү шартлары тудыру өчен тотылачак. Әлеге мәсьәләләрне Уфада милли проектларны тормышка ашыруга багышланган киңәшмәдә тикшерделәр.
Шулай ук агымдагы елда 47 объект кулланышка тапшырылачак: 20 балалар бакчасы, 6 мәктәп (аларның дүртесе балалар бакчасы белән берләштерелгән), республика онкодиспансерының хирургия корпусына янкорма, 13 капиталь ФАП һәм ике мәдәният объекты.
Чыганак һәм фото: bash.news
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: