Республика урманнары янгынын сүндерүдә бик күпләр катнашты. Республиканың көньягындагы урман янгыннарын, ниһаять, сүндерделәр. Әйтергә кирәк, бу эштә кулыннан килгән һәркем катнашты. - Без Каһарман авылы янындагы янгынны сүндерүдә катнаштык. Әгәр дә бергәләп урманны сакларга тотынмасак, янгынның кая кадәр барып җитәчәген күз алдына китерү дә кыен, - ди Суфиян Ишмөхәммәтов. - Белорет районы хакимияте башлыгы сорагач, шунда ук ярдәмгә ташландык. Әйтергә кирәк, мондый янгыннарны сүндерүдә беренчегә генә катнашмыйбыз. Шуңа да тәҗрибә булгач, курку хисе дә булмады, - ди урындагы спорт мәктәбе тренерлары. Чыннан да, бердәмлектә - көч. Зыян күргән территорияләрнең район башлыклары бу янгынны сүндерүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерде.