Соңгы чорда башкала урамнарында коронавирустан саклану өчен маска киючеләр саны кими бара иде...
Ләкин республикада коронавирус хәвефе кимергә ашыкмый әле. Шул сәбәпле, Уфада хокук саклау органнары вәкилләре һәм хакимият хезмәткәрләре, дружинниклар катнашлыгында җәмәгать урыннарында маска режимын саклау максатыннан рейдлар оештырыла. Башкортстан Башлыгы Указы белән төбәктә “Югары әзерлек” режимы дәвам итә һәм транспортта, сәүдә нокталарында, даруханә һ.б. ябык биналарда маскаларда йөрү мәҗбүри.
Игътибар: югары әзерлек режимын бозучыларга карата санкцияләр кулланыла: искәртүдән алып, штрафлар салуга кадәр.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/