+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 июль 2020, 10:30

Тишек матраста йөзеп киткән

Дәүләкән районында урнашкан Аслыкүл җәен күпләр өчен ял урыны булып тора.Шимбә көнне дә анда байтак ял итүчеләр җыелган. Шулар арасында Калтасы районыннан ике бертуган апалы-сеңелле дә була.

Дәүләкән районында урнашкан Аслыкүл җәен күпләр өчен ял урыны булып тора.
Шимбә көнне дә анда байтак ял итүчеләр җыелган. Шулар арасында Калтасы районыннан ике бертуган апалы-сеңелле дә була. Хатын-кызларның берсе чак кына күл төбенә китми калган.
13.00 сәгатьләр тирәсендә Дәүләкән районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә бу хакта хәбәр итәләр. 40 яшьлек хатын сөйләвенчә, аның 34 яшьлек сеңлесе кабартмалы матраста күлдә йөзә киткән. Дулкыннар хатынны ярдан еракка алып киткән. Җитмәсә, хатын сүзләре буенча, матрас һава үткәрүчән, ягъни тишек булган.
Уголовный розыск начальнигы урынбасары Василий Кравцунов һәм участковый Салават Бакиров шунда ук хатынны эзләүгә юлланалар. Башта алар яр буен җентекләп тикшереп чыга. Шул арада һава торышы да бозыла, җил чыга һәм күлдә дулкыннар хасил була.
Күп тә үтми полицейскийлар ярдан 300-500 метр ераклыкта ниндидер объект йөзүен күрәләр. Бер кеше аларга көймәсен биреп тора. В.Кравцунов көймә хуҗасы белән ерактагы объектны тикшерергә юнәлә, Ә С.Бакиров ашыгыч ярдәм машинасын каршылар өчен ярда кала.
“Ирләр бата башлаган хатын янына соңгы моментта йөзеп җитә. Аны ярга чыгаралар һәм беренче ярдәм күрсәтәләр. Ул туганнары һәм якыннары янына исән-имин кайтып җиткән”, — дип хәбәр итәләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: