-9 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
27 июль 2020, 10:32

Юлда үлем сагалый

Уфаның Калинин районында юлда хатын-кыз һәлак булган.Шәһәр ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, кичә иртәнге тугызлар тирәсендә Нарат урамында юлны тиеш булмаган урында кисеп чыгарга уйлаган 33 яшьлек хатын-кызны мотоцикл бәрдергән."Honda" мотоциклы руле артында 19 яшьлек егет булган.

Уфаның Калинин районында юлда хатын-кыз һәлак булган.
Шәһәр ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, кичә иртәнге тугызлар тирәсендә Нарат урамында юлны тиеш булмаган урында кисеп чыгарга уйлаган 33 яшьлек хатын-кызны мотоцикл бәрдергән.
"Honda" мотоциклы руле артында 19 яшьлек егет булган. Оператив рәвештә килгән ашыгыч ярдәм хатын-кызны хастаханәгә озаткан, ләкин ул төнлә үк алынган җәрәхәтләрдән үлгән.
Соңрак ачыкланганча, мотоцикл йөртүченең, исерек хәлдә булу өстенә, бу транспорт белән идарә итү өчен A категориясе хокукы да юк икән.
Фото: wallplanet.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: