+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 июль 2020, 11:01

Эшкә руханилар кушылды

Башкортстанда руханилар һәм имамнар суда бәхетсезлек очракларын булдырмау эшенә кушылды.Бу хакта төбәк Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буечна дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров сөйләде.

Башкортстанда руханилар һәм имамнар суда бәхетсезлек очракларын булдырмау эшенә кушылды.
Бу хакта төбәк Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буечна дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров сөйләде.
27 июльдән православие һәм мөселман руханилары мәхәллә кешеләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк, алар диндарларга суда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлатачак.
"Урыс православие чиркәвенең Уфа епархиясе храмнарында, мөселманнарның Диния нәзарәте мәчетләрендә гыйбадәт кылу һәм җомга намазлары вакытында руханилар һәм имам-хатыйблар суда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә чакырып мөрәҗәгать итәчәкләре турында килешүгә ирешелде", - дип белдерде Фәрит Гомәров.
Фото: gorobzor.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: