+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 июль 2020, 10:50

Подъездлар төзекләндерелә

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы "Торак һәм уңайлы шәһәр мохите"гомумдәүләт проекты кысаларында республикада подъездларны ремонтлау дәвам итә.Подъездларны комплекслы ремонтлау программасы билгеләнгән вакытта үтәләчәк, дип белдерде республика Хөкүмәте вице-премьеры, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев.

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы "Торак һәм уңайлы шәһәр мохите"
гомумдәүләт проекты кысаларында республикада подъездларны ремонтлау дәвам итә.
Подъездларны комплекслы ремонтлау программасы билгеләнгән вакытта үтәләчәк, дип белдерде республика Хөкүмәте вице-премьеры, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев.
Дүшәмбе көнне Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 1 августка Башкортстанда 663 подъездда, ягъни барлык эшләрнең өчтән бер өлешендә капиталь ремонтны тәмамлау планлаштырыла.
«Хәзерге вакытта 430 подъездда ремонт ясалган. Тагын 230 урында эш тәмамлану стадиясендә", - дип билгеләп үтте ул. 1нче сентябрьгә бу елга планлаштырылган подъездларның 70 процентында ремонт үткәрү планлаштырыла. 1нче октябрьгә республикада подъездларны капиталь ремонтлау тулысынча тәмамланырга тиеш.
Программа быел күпфатирлы 699 йортта 2185 подъездны капиталь ремонтлауны күздә тота.
Бүген бу елга планлаштырылган подъездларның 78 процентында ремонт бара.
Фото: glavarb.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: