+2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
28 июль 2020, 10:59

Үт инде тизрәк, коронавирус!

Әле республика дәваханәләрендә коронавирустан 204 кеше дәвалана.Аларның 35е авыр хәлдә. 11 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Җиңел формада авыручы 1536 кеше амбулатор дәвалана.

Әле республика дәваханәләрендә коронавирустан 204 кеше дәвалана.
Аларның 35е авыр хәлдә. 11 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Җиңел формада авыручы 1536 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 9 кеше коронавирустан савыгып, дәваханәдән чыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 4845. Коронавирус 22 якташыбызның гомерен алып китте. Соңгы тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.
Бер тәүлектә 63 кеше “пневмония” диагнозы белән госпитализацияләнгән, 45 кеше пневмониядән савыккан. Барлыгы коронавируска 541138 тикшерү үткәрелгән, соңгы тәүлектәге тикшерүләр саны – 5379. Бер тәүлектә 5227 кеше тикшерелгән.
Әйткәндәй, республикада коронвирус йоктыручылар 6607гә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 36 кешедә ачыкланды.
Фото: pixabay.com
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: