+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 июль 2020, 10:55

Яшь әниләр эшсез калмас

Владимир Путинның май указларын тормышка ашыручы «Демография» милли проекты кысаларында Уфада 258 хатын-кыз бушлай һөнәри әзерлек узды һәм квалификациясен күтәрде. Моның өчен акча федераль бюджеттан бүленгән. Барлыгы быел бу юнәлешкә 13 миллион сумнан артык акча каралган.

Яшь аналарны яңадан бушлай укыталар. Алар республикага федераль программа буенча бүлеп бирелгән акча ярдәмендә белем ала. Программада 3 яшькә кадәр сабыйлар белән декретта утыручылар һәм 6 яшькә кадәр балалары булган эшсез әниләр катнаша ала. 13 миллион сумга быел 258 хатын-кыз һөнәрен алыштырган.
Быел федераль казнадан бүленгән акча файдаланылган. Моңа карамастан, декреттагы әниләр мәшгульлек үзәкләре аша республика акчаларына укый ала.
Мәсәлән, былтыр 450 хатын-кыз һөнәрен алыштырган һәм визажист, парикмахер, бухгалтер, пешекче булып эшли башлаган. Тагын 356сына белем алу өчен сертификат бирелгән.
Һөнәри әзерлекне өйдә утырганда үтү яхшырак, ди белгечләр. Ул очракта вакытны да экономияләргә, хезмәт базарында югалып калмаска да мөмкин.
Чыганак һәм фото: bash.news
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: