+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 июль 2020, 11:28

Асылыкүл буена килегез!

1 августта, шимбә көнне, Асылыкүл буенда #принёсзабери девизы астында экологик акция үтәчәк. Теләге булган бар халык чакырыла, диләр республиканың Экология министрлыгында.“Волонтерлар яр буе территориясен чистартачак, алар табигать паркы хезмәткәрләреннән күлнең тарихы турында күбрәк мәгълүмат беләчәк.

1 августта, шимбә көнне, Асылыкүл буенда #принёсзабери девизы астында экологик акция үтәчәк. Теләге булган бар халык чакырыла, диләр республиканың Экология министрлыгында.
“Волонтерлар яр буе территориясен чистартачак, алар табигать паркы хезмәткәрләреннән күлнең тарихы турында күбрәк мәгълүмат беләчәк. Шулай ук үзеңнән соң чүп-чар калдырмауга өндәүче мәгълүмат билгеләре урнаштыру планлаштырыла”, - диләр ведомствода. Кирәк булса, теләге булган һәркемгә капчыклар һәм перчаткалар биреләчәк.
Өмә шимбә көнне 11 сәгатьтә “Берказан” ял базасы буенда башлана. Экологик акция “Экология” милли проекты кысаларында оештырыла.
Фото: “Башинформ”.
Чыганак: “Башинформ”.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: