+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 июль 2020, 11:25

Кушнаренко балалар бакчалары планшетлы һәм смартфонлы булды

Яңа уенчык гаджетлар сабыйларга туган телне өйрәнергә ярдәм итәчәк.Шушы көннәрдә “Bashtoy” компаниясе вәкилләре Кушнаренко районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә бушлай 12 планшет һәм 5 смартфон тапшырды.

Яңа уенчык гаджетлар сабыйларга туган телне өйрәнергә ярдәм итәчәк.
Шушы көннәрдә “Bashtoy” компаниясе вәкилләре Кушнаренко районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә бушлай 12 планшет һәм 5 смартфон тапшырды.
Башкорт һәм татар телләрендә "сөйләшә" торган бу уенчык гаджетлар Башкортстан базарында “Bashtoy” җәмгыятенең “Максат” яшьләр оешмасы белән берлектә туган телләрне саклау һәм үстерү буенча республика Башлыгының грантын оту нәтиҗәсендә барлыкка килде. Кушнаренко районы хакимияте яңа уенчыклар линиясе авторы — “Bashtoy” компаниясенә, аның җитәкчесе Фәнзил Әделбаевка район халкы арасында туган телне саклау һәм үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерә.
Билгеле булуынча, уен формасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар телләргә җиңелрәк һәм тизрәк өйрәнә. Яңа гаджетлар аларга сүзләрне дөрес әйтергә һәм интонацияне үзләштерергә ярдәм итәчәк.
Планшет һәм смартфонда уйнап, Кушнаренко балалары башкорт һәм татар телләрендә чәчәкләр, хәрефләр, саннар атамаларын өйрәнә, 80 тирәсе кыска шигырь һәм 40 чамасы балалар җырының язмаларын тыңлый алачак. Шулай ук гаджетлар аларны гади арифметикага өйрәтәчәк, хайваннар дөньясы белән таныштырачак.
Барлык уенчыклар да Санкт-Петербургта уңышлы сынаулар узган һәм хәвефсезлек сертификатына ия булган.
Бу чаралар Владимир Путинның май указы белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектына караучы “Һәр баланың уңышы” төбәк проекты кысаларында оештырыла.
Фото: пресс-служба Главы РБ.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: