+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
30 июль 2020, 11:31

Автобусның тормозлары тотмаган...

Республикада туристлар автобусы авариягә тарыган.Уфа - Инҗәр - Белорет трассасында автобусның тормозлары тотмый башлаган. Бу хәл куркыныч фаҗига белән тәмамлана язган.

Республикада туристлар автобусы авариягә тарыган.
Уфа - Инҗәр - Белорет трассасында автобусның тормозлары тотмый башлаган. Бу хәл куркыныч фаҗига белән тәмамлана язган.
Белорет юлында "Неоплан" туристик автобусының тормозлары ычкынгач, шофер транспортны туктатырга омтыла. Моның өчен ул, автобустан чыгып, откатка каршы җайланма куярга маташкан.
Ләкин автобус юл читенә тәгәрәгән, шул ук вакытта бер җиңел машинаның тагылмасын да эләктереп алган.
Бәхеткә, юл-транспорт һәлакәтендә беркем дә зыян күрмәгән. Туристларны чакыртылган автобусларда билгеләнгән пунктка кадәр уңышлы илтеп җиткергәннәр.
Фото: bashnews.ru
Читайте нас: