+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 июль 2020, 11:20

Экологик мәдәният югары булсын!

Уфаның Киров районында “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында калдыкларны аерым җыю өчен евроконтейнерлар урнаштырыла.“САХ” предприятиесенең бүлек җитәкчесе Владислав Җәлилов әйтүенчә, мондый контейнерлар урнаштыру шәһәрнең күпчелек мәйданнарында планлаштырыла.

Уфаның Киров районында “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында калдыкларны аерым җыю өчен евроконтейнерлар урнаштырыла.
“САХ” предприятиесенең бүлек җитәкчесе Владислав Җәлилов әйтүенчә, мондый контейнерлар урнаштыру шәһәрнең күпчелек мәйданнарында планлаштырыла.
Әле Уфада чүпне аерым җыю өчен “Спецавтохозяйство” предприятиесе төбәк операторы хезмәтләре тарифында каралган 118 мәйданчык булдырылган, 884 евроконтейнер, металлдан ясалган 50 контейнер алынган. Алардан 849 евроконтейнер калдыкларны аерым җыюга тәгаенләнгән, алар - пластик, пыяла, кәгазь.
Контейнерлар ныклы конструкцияле – алар температура үзгәрешләренә, һава шартларына чыдам, заманча экология таләпләренә туры килә.
Моннан тыш, республиканың эре шәһәрләрендә калдыкларны аерым җыю системасы кертелә. Бүген Башкортстанда бу өлкәдә Октябрьский, Стәрлетамак шәһәрләре һәм Туймазы районы лидерлар булып тора.
Владислав Җәлилов әйтүенчә, бу эш “Экология” гомумдәүләт проекты максатларына туры килә һәм шәһәр кешеләренең тормыш сыйфатын яхшырта, халыкның экологик мәдәниятен күтәрә.
Фото: Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: