0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
30 июль 2020, 11:34

Корт чакканнан ут чыккан

Нәтиҗәдә, икесенең дә йортлары янган.Бу коточкыч хәл Ырынбур өлкәсендә булган. Ике күрше арасында бал кортлары аркасында низаг килеп туган. 33 яшьлек ир белдерүенчә, аның 4 яшьлек кызын күршесенең бал корты чаккан.

Нәтиҗәдә, икесенең дә йортлары янган.
Бу коточкыч хәл Ырынбур өлкәсендә булган. Ике күрше арасында бал кортлары аркасында низаг килеп туган. 33 яшьлек ир белдерүенчә, аның 4 яшьлек кызын күршесенең бал корты чаккан. Нәтиҗәдә, балада аллергия килеп чыккан.
Арытаба ир күршесенә кергән һәм бал кортын бетерүен сораган. Нәтиҗәдә, алар сугышкан. Икенче көнне ир спиртлы эчемлекләр эчкән һәм күршесенең машинасына ут төрткән. Янгын нәтиҗәсендә ике ир дә йортсыз калган.
Әлеге вакытта иргә карата җинаять эше ачылган.
Фото: news.vitebsk.cc сайтыннан
Читайте нас: